БАШ БИТКЭ

2007 ел яналыклары

Яналыклар архивы




АНОНС!!!
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре үткәреләчәк:
28 декабрь иртәсе - башлангыч класслар,
29 декабрь - Бал-маскарад.
Рәхим итегез!
Кызыклы уеннар, шаян җырлар һәм дискотека сезне көтә!


24 ноябрь 2007 ел!!!
Уңыш бәйрәме фотоларын карагыз!!! Тәэсирәтләрегезне КУНАКЛАР КИТАБЫна языгыз!
УНЫШ - 2007 ФОТОЛАРЫ

ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ СЕМИНАРЫННАН ФОТОЛАР


22 ноябрь 2007 ел
Мәктәптә татар теле укытучылары семинары булып үтте. Бик күп кунаклар килгәннәр иде. Бәйрәмнән фоторепортажны куербыз. Көтегез!

9 ноябрь 2007!
Мәктәптә "Уңыш бәйрәме-2007" үтте!

1ноябрь 2007.
СЕМИНАР фотоларын карагыз

29 октябрь 2007 ел
Бүген мәктәптә Рәҗәп Һәм Иске Сөрмәт мәктәпләре укытучылары семинары булып үтте. Фотолар соңырак куелачак! Көтегез!

24 октябрь 2007 ел
11 нче сыйныф кызлары мылтыктан аталар! Фотоларны карагыз!!!
6 ОКТЯБРЬ 2007 ЕЛ
Мәктәптә экологик субботник үтте. Мәктәп яны һәм авыл урамнары чүп-чардан тазартылды. Мәктәп янына яшел чыршы үсентеләре утыртылды. Фотолар биредэ


5 октябрь 2007 ел!
УКТУЧЫЛАР КӨНЕ!!!
Барлык укытучыларны да профессиональ бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Тазалык, бәхет, шатлыклар телибез!!!


1 октябрь 2007 ел
Мәктәптә Өлкәннәр көненә багышланган кичә үтте. Кичәгә авылдагы барлык өлкән яшьтәге апалар, абыйлар килде. Алар музей белән таныштылар, укучылар әзерләгән тамашаны карадылар һәм үзләре дә, яшь чакларын искә төшереп, уйнап-биеп алдылар.
Бәйрәм белән сезне апалар, абыйлар!

29 сентябрь 2007 ел
Мәктәптә "Көзге уеннар" исемле спорт ярышлары үтте.

11 сентябрь 2007 ел
Мәктәптә "Чәчәкләр бәйрәме" узды. Бәйрәмнән фоторепортажны якын вакытта куярбыз.

6 СЕНТЯБРЬ 2007 ЕЛ!
УР-Р-Р-Р-РА!!!! 1сентябрь фотолары куелды! КАРАГЫЗ!!!
ФОТОЛАР

5 СЕНТЯБРЬ 2007 ЕЛ.
Мәктәп тарихы битенә мәктәп ачылу тарихы куелды. Берничә документ өстәлде.
Каръяуды урманнары шигырь
Калагаев Николай Рәфилович истәлекләре.
ОЗАКЛАМЫЙ 1 СЕНТЯБРЬ ФОТОЛАРЫН ДА КУЯРБЫЗ.КӨТЕГЕЗ!

Барлык укытучылар, укучыларны якынлашып килгән белем бәйрәме белән котлыйбыз!!! Эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!!!

27 июль 2007 ел
Фотографияләр битенә 11нче сыйныф укучыларына аттестат тапшыру бәйрәмендә төшерелгән фотолар куелды.
КАРАГЫЗ !!!


28 июнь 2007 ел.
Башкортостанның үз ирке белән Рәсәй дәүләтенә кушылуга 450 ел тулуга арналган сайт баннеры куелды. Сайтта зур бәйрәмгә кагылышлы төрле кызыклы материаллар урнаштырылган. Баннерга, я керү өчен ссылкага басыгыз


23 июнь 2007 ел.
Бүген 11 нчы сыйныф укучылары аттестат алалар! Котлыйбыз. Юлларыгыз дөрес булсын, уң булсын!


22 июнь 2007 ел.
Сайтка бер бит өстәлде. Ул бит Тарихи документлар, хәтирәләр яктыртачак. Укыгыз, хәтирәләрегезне язып җибәрегез! Шунсын әйтеп үтәргә кирәк, бу документлар мәктәп китабын язуда кулланылачак. Алар БАШТАТ-98 дигән шрифт белән язылган. Компьютерыгызда дөрес яктыртылсын өчен иң элек шул шрифтны Windows папкасындагы хәрефләр папкасына Fonts-ка салып куярга кирәк булачак!


7 июнь 2007 ел
Яңа Каръяуды мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнанова Римма Минехазип кызы республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә иң яхшы укытучылар исемлегенә керде һәм акчалата премия белән бүләкләнде! КОТЛЫЙБЫЗ!!!


5 июнь 2007 ел.
Сайтның ФОТОлар бүлегенә "Соңгы звонок- 2007" бәйрәменнән алынган фотолар куелды. Бәйрәм белән сезне 11-леләр! Ак юл сезгә!


Хостинг от uCoz