БАШ БИТКЭ

2008нче ел икенче ярытысы ЯНАЛЫКЛАРЫ

12 декабрь 2008 ел


Бүген мәктәптә "Йолдызлар иртәсе" бәйрәме узды. Бәйрәмдә финалга чыккан укучылар үзләренең җырлары белән барык тамашачыларны шатландырдылар. Кичәне оештырды һәм музыкаль яктан бизәде - Калагаева Альмера Мәснәви кызы. Матур итеп бәйрәмне алып барды яңа яшь укытучыбыз Басыйрова Ләйсән. Конкурсантларны бәһаларга авылыбыз сандугачы, фельдшер-акушер Розалия Хөрмәтуллина, мәдәният йорты директоры Мансурова Земфиралар да килгән иде. Конкурста җиңүчеләр: Шайхутдинова Луиза, Хусаенов Айгиз, Мансурова Эльвира. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алар мәктәбебезне район ярышында күрсәтәчәкләр.

11 декабрь 2008 ел


Безнең сайт турында "Азатлык радиосы" да хәбәр итә.
"Башкортстанда да татар мәктәпләре бар. Әйтик, Чакмагыш районы Каръяуды мәктәбе сайты да татарча әдәби телдә ясап куелган. Ул бай һәм тирән эчтәлекле." диелә бу хәбәрдә. Тулырак укырга

11 ноябрь 2008 ел

Уныш бэйрэменнэн фоторепортаж
ФОТОЛАР

БАШКА ЯНАЛЫКЛАР БЕЛЭН ФОРУМДА ТАНЫША АЛАСЫЗ!!!
БЕЗНЕН ФОРУМ

22 октябрь 2008 ел

Район вожатыйларынын семинары булып узды. Фотоларны тубэндэге ссылка аша карый аласыз:
СЕМИНАРДАН ФОТОЛАР

4 октябрь 2008 ел

Кадерле коллегалар!
Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, тазалык телибез!!!

4 октябрь көнне район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Безнең мәктәптән дә бертөркем укытучылар бу бәйрәмдә булдылар.

1сентября2008_4.JPG
1нче сентябрь фотоларын карагыз!!!

1 сентябрь 2008 ел

Аминева Эльмира Флюровна
Безнең мәктәптә яңалык - яңа директор итеп АМИНЕВА ЭЛЬМИРА ФЛЮРОВНА сайланды.
Моңа кадәр ул Иске Сөрмәт мәктәбендә директор вазифасын башкара иде.

БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!!!
КАДЕРЛЕ УКЫТУЧЫЛАР, УКУЧЫЛАР!!!
СЕЗНЕ ЯҢА 2008-2009НЧЫ УКУ ЕЛЫ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
ТАЗАЛЫК, ШАТЛЫК, ЗУР УҢЫШЛАР СЕЗГӘ!!!

МӘКТӘП ФОРУМЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ ФОРУМГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов
Безнең мәктәп сайты ТАТНЕТ-2008 Интернет-проект конкурсында катнаша! Уңышлар телик!


Хостинг от uCoz